Районда БДИ тапшыруга системалы әзерлек бара: практик юнәлешле семинарлар, практикумнар үткәрелә.
01 апрель көнне рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Әдәбият буенча БДИга сыйфатлы әзерлек проблемалары һәм мөмкинлекләре” темасына практикум булып узды.
Әгерҗе шәһәренең 2 нче мәктәбе укытучылары О.В. Костенкова, Филиппова О.В. Галеев Р.Р. бу юнәлештә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Рус әдәбиятында төп темаларга, проблемаларга, мотивларга, образларга, эпизодларга игътибар бирелде.
Педагоглар тарафыннан катлаулы биремнәрне тикшерү буенча практик киңәшләр бирелде, әдәбият буенча БДИның конкрет биремнәрен чишү буенча эш тәҗрибәсеннән мастер-класслар күрсәтелде. Имтиханга әзерлек буенча балалар белән дәресләрнең видеофрагментлары күрсәтелде.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-rayone-vedetsya-sereznaya-podgotovka-k-ege