Татарстанда архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты ярдәмендә “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Без тарихта эзлебез” республика шәҗәрә фестивале уза.
Конкурсантлар гаилә милли ризыклары күргәзмәсен күрсәтәләр һәм гаилә турында иҗади номерлар тәкъдим итәләр. Фестиваль шартлары буенча алар милли киемнәрдә булырга тиеш.
Ведомство матбугат хезмәте сүзләренчә, гаиләдә катнашучыларның күбесе нәселдәге барлык милләтләрнең мәдәниятен һәм көнкүреш гореф-гадәтләрен саклый.
Кичә чираттагы зона этабында конкурста Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай районнарыннан, Яр Чаллы һәм Зәй шәһәрләреннән 9 гаилә катнашты.
Безнең районның данын Тирсәдән Муллахмәтовлар гаиләсе яклады. Аларга катнашучы Дипломы тапшырылды.
Республика этабы 15 майда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/tirsdn-mullakhmtovlar-gailse-shr-festivalend-katnashty