Түбән Камадан "Нефтехимик" хоккей клубы бүген Әгерҗедә булды.
"Нефтехимик" хоккей клубы спортчылары Хәйруллин Марат, Чивилев Андрей, Хафизов Тимур һәм Мотыйгуллин Булат Әгерҗе районы "Спорт мәктәбе"ндә тәрбияләнүчеләр өчен шайбалы хоккей буенча мастер-класс үткәрделәр.
Чара алкалы хоккейны популярлаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, яшьләрне һәвәскәрләр һәм профессиональ хоккейга җәлеп итүгә, шулай ук үсеп килүче буынга тәҗрибәне тапшыру өчен менә дигән сәбәп булды.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/imenitye-sportsmeny-khokkeynogo-kluba-neftekhimik-pobyvali-v-agryze