Сукбай этләр темасы халыкны әле дә борчый. Этләр аулау операторы да билгеле кебек, приюты да тиздән төзелә башлаячак...
Хәзер инде Әгерҗенең «кирпичка» районында яшәүчеләр борчуга төште: янәсе, безнең территориядә этләр өчен приют кына җитмәгән иде әле.
Сорауга ачыклык кертер өчен район җитәкчелегеннән аңлатма бирүләрен үтендек.
Приют төзү өчен 60 сутый җир кишәрлеге "вертолет мәйданчыгы" артындагы тимер юллар янәшәсендәге урында бүлеп бирелгән. Ул торак йортлардан ярты километр ераклыкта урнашкан.
Район администрациясендә хәбәр итүләренчә, приют төзелешенә кар эреп бетү белән керешәчәкләр.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gered-sukbay-etlr-chen-priyut-tz-uryny-bilgelnde