Быел күп фатирлы йортларның нинди ишегаллары төзекләндереләчәк

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

2019 елда Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча «Безнең ишегалды» республика программасы эшли башлады. Программа биш елга исәпләнгән. Бу елларда Әгерҗе районында күпфатирлы йортларның 35 ишегалды заманча төс алырга тиеш.

2020 елда Әгерҗедә ун ишегалдына ремонт ясалды. Йорт яны территорияләрендә юллар, тротуарлар яңартылган, урналар, эскәмияләр куелган, парковкалар барлыкка килгән. Ишегалларны яктырту гамәлгә ашырыла.

2021 елда “Безнең ишегалды” программасы кысаларында Әгерҗедә күпфатирлы йортларның биш ишегалдын ремонтлау планлаштырыла. Узган атнада район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илшат Шәмсетдинов җитәкчелегендәге вәкилләр агымдагы ел программасына кертелгән йортларда яшәүчеләр белән очрашып, ишегалларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр җыйдылар.

2021 елда Әгерҗедә күпфатирлы йортларның түбәндәге ишегаллары төзекләндереләчәк:

М.Горький, 1; Гагарина, 2

Комсомольская, 9

М.Горький, 13; Гагарина, 10

М.Горький тыкрыгы, 2; Гагарина, 7

Энгельса, 3 һәм 3а.

М.Горький урамындагы 13 нче йорт ишегалдында яшәүчеләр белән очрашуда. / Фото М. Ягъфарова.

Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/kakie-dvory-mnogokvartirnykh-domov-budut-blagoustroeny-v-etom-godu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International