Район делегациясе ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII съездында катнаша

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Бүген Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Абдулкарим хәзрәт Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге имамнар делегациясе ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII съездында катнаша.

Съезд эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнаша.

Съездның көн тәртибендә Татарстан мөфтиен һәм Татарстанның баш казыен, шулай ук ТР мөфтиенең беренче урынбасарын сайлау. Мөфтиятнең эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы нотык белән ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясаячак.

Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/delegatsiya-rayona-prinimaet-uchastie-viii-sezde-dukhovnogo-upravleniya-musulman-rt

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International