"Тикшерелгән бизнес" интернет-ресурсы аша законнарның гамәлдәге таләпләре турында бизнеска оператив мәгълүмат бирү

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, бизнеска гамәлдәге кануннар таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатларында "Тикшерелгән бизнес" (provbiz.ru) интернет-ресурсы эшли. Әлеге ресурс 2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы белән булдырылды.

«Тикшерелгән бизнес»ның контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлеге җайга салынган, алар проблемалы сорауларга җентекле аңлатмалар бирә, типлаштырылган хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклаша. Шуның аркасында, бүген provbiz.ru сайтында эшмәкәрләр өчен файдалы белемнәрнең уникаль базасы якынча 800 типовой хокук бозу һәм аларны булдырмау ысуллары тупланган. Шулай ук сайтта эшкуарларда контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлек барышында барлыкка килә торган тормыш хәлләре буенча 2250 сорау-җавап җыелды.

Эшлекле климатны яхшырту һәм контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан административ басымны киметү максатларында "Тикшерелгән бизнес" интернет-порталында үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча бизнестан кире элемтә алу өчен "Модуль обратной связи" (алга таба - сораштыру) интерактив сервисы эшли башлады.

Алынган кире элемтә инспекторның эш сәфәре белән бизнесның канәгатьлек дәрәҗәсен аңларга, тикшерү үткәргәндә контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан җибәрелгән хокук бозуларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Кире элемтә алуның әлеге механизмы контрольлекне оештыруның үтә күренмәле кагыйдәләрен билгеләү максатларында контроль-күзәтчелек чараларын оештырганда эшкуарларның хокукларын яклауның кирәкле дәрәҗәсен тәэмин итәчәк. Сораштыру белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://provbiz.ru/news/opros-predprinimatelej-po-itogam-vzaimodejstya-s-nadzornymi-organami/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International