15 апрель көнне Әгерҗе шәһәренең 5 нче балалар бакчасында әзерлек төркеме укучылары өчен беренче тапкыр инглиз теленнән «I like English» олимпиадасы узды. Анда 8 мәктәптән 8 бала катнашты. Җиңүчеләргә һәм призерларга район мәгариф идарәсе җитәкчесе В.Г.Сафиуллина грамоталар тапшырды.
- Җиңүче Никонова Динара, Әгерҗе шәһәренең 8 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче (укытучы Гыйләҗева Э.Е.);
- 2 урын, Залетова Анна, (укытучысы Нурмеева А.С.);
- 3 урын, Петрухина Залина, Әгерҗе шәһәренең 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче (укытучы Маннапова Э.Н.).
Аларны җиңүләре белән котлыйбыз. Укытучыларга һәм тәрбиячеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.
Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/izvestny-pobediteli-olimpiady-po-angliyskomu-yazyku-dlya-doshkolyat