Тирсә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Хикматуллина Эльмира «Тарих эзләреннән» - «Тарих эзләре буенча» бөтенроссия конкурсында катнашты. Россиянең милли-мәдәни автономияләре һәм татар иҗтимагый үзәкләре каршында иҗади эшчәнлек алып баручы төбәкләреннән 7-17 яшьлек балаларның эшләре тәкъдим ителде.
Конкурсның максаты - Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын танып белү дәрәҗәсен күтәрү, үсеп килүче буында милли үзаңны тәрбияләү, балаларны иҗатка бүләкләү.
Оештыручылар:
- Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы;
- “Идел” яшьләр үзәге.
Эльмирага алдагы иҗади уңышлар телибез!
Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/elmira-khikmatullina-uchastnitsa-vserossiyskogo-konkursa-tarikh-ezlrennn-po-sledam-istorii