Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан мәгълүмати иминлек өлкәсендәге кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен оешмалар сораштыруын оештыру турында хәбәр итә.
Анкета түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://itsecurity2021.vcot.info/
Сораштыру вакыты: 2021 елның 15 апреле - 2021 елның 15 мае.
Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында контакт мәгълүматы - Баргоякова Ирина Игоревна, 7(495)917-59-04, ITsecurity@vcot.info