Дәүләт Думасы беренче укылышта Россия IT-компанияләре өчен иминият кертеменең түбән тарифы турында төзәтмәләрне кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде: «Без илдә акылны саклауга, үзебезнең IT-индустрияне үстерүгә, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлек алып баручы Россия оешмаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән мөһим карар кабул иттек».
Закон проекты РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән ярдәм чараларын гамәлгә ашыру максатларында кабул ителгән “Россия Федерациясендә мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турында” Федераль закон нигезләмәләренә “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон нигезләмәләренә туры китерү максатларында әзерләнгән.
IT-компанияләр, шулай ук электрон компонент базасын һәм электрон (радиоэлектрон) продукцияне проектлауны һәм эшләүне гамәлгә ашыручы оешмалар өчен мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият кертемнәренең 6% күләмендә тагын да түбәнрәк тарифын билгеләү тәкъдим ителә. Түбәнгерәк тариф куллануга хокук Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы алып барачак тиешле реестрга кертелгән оешмалар алачак.
Федераль закон рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2021 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.