ВКС режимында бушлай юридик ярдәм 2021 елның 29 апрелендә

2021 елның 23 апреле, җомга

2021 елның 29 апрелендә 14:00-15:30 сәгатьләрдә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика чаралары планы кысаларында чаралар үткәрү планлаштырыла.

Түләүсез юридик ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны үз сорауларын Gul.Hayrullina@tatar.ru яисә Leisan.Fathutdinova@tatar.ru электрон почтасы адресына җибәрергә (фамилиясен, исемен, атасының исемен, адресын, телефон номерын, үз соравын күрсәтергә). Элемтә өчен телефон номеры 8(843) 222-60-47 яисә 8(85551) 2-31-00. Сорауларыгызны көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International