Җирле үзидарә көнендә кемне бүләкләделәр?

2021 елның 25 апреле, якшәмбе

Җирле үзидарә көнен, республикада җирле үзидарә системасы төзелүнең 15 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан район Мәдәният сараенда хезмәткәрләр төркемен бүләкләделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары үсешенә өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советы депутаты Васильев Юрий Николаевич бүләкләнә.

Нәтиҗәле купьеллык хезмәте, актив гражданлык һәм тормыш позициясе өчен Татарстан Республикасы Әгерже муниципаль районы Башлыгы Рәхмәт Хаты белән бүләкләнә: Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советы депутатлары Ямалиев Илфат Ильяс улы, Загретдинов Ирек Рафаил улы, Ибрагимов Али Шамиль улы, Латыпов Адель Наил улы.

Нәтиҗәле уртак хезмәте, актив гражданлык һәм тормыш позициясе өчен Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр: «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге Советы депутатлары Максимова Любовь Васильевна, Закиров Габденур Гобәйдулла улы.

Нәтиҗәле уртак хезмәте, актив гражданлык һәм тормыш позициясе өчен Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән «Альфа» ТИҮ активистлары Дерунова Людмила Николаевна, Сергеева Әнисә Рәхимьяновна бүләкләнә.

«Кировское» ТИҮ активистлары Ситдыйкова Тагъзима Тимергалиевна, Халикова Тамара Игнатьевна, Әгерҗе шәһәренең битараф булмаган кешесе, Әгерҗе елгасын чистарту инициаторы Зәйнетдинова Лилия Галиевна.

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясенең Мактау грамотасы белән җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Иске Чалдино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Залетова Надежда Геннадьевна бүләкләнә.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлешләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бүләкләнәләр: Көчек авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Гатауллина Алия Сәгыйр кызы, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитетының кадрлар бүлеге җитәкчесе Хәкимова Надежда Минзаһит кызы.

Әгерҗе муниципаль районы башлыгының карары белән Сарсак-Омга авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Витальевна бүләкләнә.

Күпьеллык намуслы хезмәте, җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеше өчен Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының оештыру бүлеге әйдәүче белгече Трусова Марина Анатольевна бүләкләнә.

Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Әгерҗе муниципаль районы командасы, Михайлов Эдуард Иванович, Васильев Юрий Николаевич, Яркеева Альбина Анатольевна, чаңгы ярышларында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы зачетында өченче урынны алган Петряева Вера Николаевна бүләкләнә.

Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/kogo-nagradili-na-dne-mestnogo-samoupravleniya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International