«Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге XXIII конференциясе

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Кичә, 9 июньдә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгы А.Р. Вәлиев һәм “Бердәм Россия” партиясенең Әгерҗе җирле бүлекчәсе җитәкчесе Г.Ф. Усманов Казанда узган “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXIII конференциясендә катнашты. Конференция барышында 2016-2021 ел чорында «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре игълан ителде.

VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар итеп алга таба “Бердәм Россия” партиясеннән тәкъдим ителү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүгә йомгаклар ясалды. «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең XX съезды делегатларын сайлау. Шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Когогин А.Г. белән очрашу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International