– Кайбер социаль челтәрләрдә Әгерҗедә транспорт-логистика үзәген төзү эше туктатылган икән дигән хәбәрләр пәйда булды. Бу эш туктатылмады. Хәзерге вакытта үзәк урын алачак җирләрне рәсмиләштерү эшләре алып барыла, – дип белдерде район башлыгы Азат Вәлиев эшлекле сишәмбе киңәшмәсендә. Киңәшмә район оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үтте.
– Транспорт-логистика үзәге төзелеше алдагы елда старт алыр дип планлаштырабыз. Әлеге үзәк Иж-бубый авыл җирлеге территориясендә урын алачак. Киләчәктә әлеге үзәккә бәйле рәвештә бу авыл җирлеген дә зур гына үзгәрешләр көтә, – диде Азат Вәлиев.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gere-rayonynda-transport-logistika-zge-barlykka-kilchk