Хәзерге вакытта «Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча ведомстводан тыш саклау идарәсе» федераль дәүләт казна учреждениесенең югары вазыйфаи затларының иминлеген тәэмин итү үзәгенең Кремль полиция батальоны (аерым) полиция вазыйфасына хезмәт узу өчен кандидатлар сайлауны үткәрә.
Кремль батальоны Татарстан Республикасының мөһим дәүләт объектларын саклауны, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең югары вазыйфаи затлары, чит илләр делегацияләре турыдан-туры килү урыннарында үткәрү режимын гамәлгә ашыра, җәмәгать тәртибен саклауны һәм куркынычсызлыгын тәэмин итә.
Кандидатлар турындагы белешмәләрне 2 нче кушымта формасы буенча 2017 елның 27 августына кадәр Gilmanov.Radik@tatar.ru электрон почтасы адресына җибәрергә кирәк.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: 7-903-061-25-29; 8(843) 292-22-14, 8(843) 292-21-14 (дежур өлеш); 8(843) 292-20-54 (кадрлар бүлеге).
Кандидатларга карата куела торган таләпләр һәм батальон хезмәткәрләренә социаль гарантияләр һәм өстенлекләр бирү турында мәгълүмат 1 нче кушымтада күрсәтелгән.
