Иртәгә районда сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узачак

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Сишәмбе 14 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә хакимиятнең актлар залында район сәламәтлек саклау системасы эшенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча ачык киңәшмә узачак.

Биредә район үзәк хастаханәсенең стационары, поликлиникасы, ФАПлар, ашыгыч ярдәм мәсьәләләре каралачак. Киңәшмә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле катнашында узачак.

Сезнең уңайлылыгыгыз өчен администрациядән инстаграмда районның рәсми аккаунтында онлайн-трансляция үткәреләчәк https://www.instagram.com/agryz_offficial

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slak/irtg-rayonda-slamtlek-saklau-msllre-buencha-kishm-uzachak

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International