Кичә Әгерҗедә Өлкәннәр көненә багышланган «Автобабай - 2021» конкурсы узды. Катнашу өчен барлыгы биш автомобильче заявка биргән.
Конкурсантларны "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Раушания Тимкина сәламләде.
Конкурс ике этаптан торды. Теоретик өлешендә конкурсантларга 20 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Бу этапта 6 минут 38 секунд эчендә сынау үткән һәм бер генә хата җибәргән Рәфис Усманов иң яхшысы булды.
Конкурсның икенче этабы автодромда узды. Биредә машина йөртүчеләр "змейка", "гаражга керү" һәм параллель парковка кебек күнегүләрне үтәделәр.
Ике этаптан соң тантаналы бүләкләү булды. Раушания Вәсимовна ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Айдар ӘХМӘТШИН белән берлектә барлык катнашучыларга да рәхмәт әйттеләр ,нәтиҗәләрне игълан иттеләр, ә соңыннан бүләкләр, грамоталар һәм кубоклар тапшырдылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча өченче урында - Мөдәрис Насыйков, икенчедә - Валерий Барановский. Конкурсның абсолют җиңүчесе - Рафис Усманов булды. Ул безнең район данын Яр Чаллыда узачак зона этабында яклаячак. Без аңа уңышлар теләп калабыз.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/avtobabay-2021-bygese-ichelre-bilgele-buldy