Рөстәм Миңнеханов DigitalSkills-2021 чемпионатын ачу тантанасында катнашты

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» Digital Skills-2021 стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә тармак чемпионаты ачылышында катнашты.

«Без хәзер цифрлаштыруга зур игътибар бирәбез, цифрлаштыру — беренче чиратта — кешеләр, кадрлар. Барысын да төзеп була, әмма моның өчен кешеләр әзерләргә кирәк. Безнең моның өчен тулы программа бар, система эшли һәм без бүгенге чемпионат вәкилләрен ихлас сәламлибез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә залында III «Ворлдскиллс» Digital Skills-2021 стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә тармак чемпионаты башланды.

Чемпионат урта һәм югары уку йортлары студентлары, кече, урта һәм зур бизнес оешмалары хезмәткәрләре арасында уздырыла. Ул цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән.

Чемпионатны Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм «Һөнәри осталык үсеше агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы уздыра. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/official/21-09-2021/r-st-m-mi-nehanov-digitalskills-2021-chempionatyn-achu-tantanasynda-katnashty-5838516

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International