Әгерҗе районында пенсия фонды юридик ярдәм күрсәтүдә катнашты

2021 елның 24 сентябре, җомга

24 нче сентябрь көнне халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне булып узды.  Бу көнне клиент хезмәтенең әйдәп баручы белгече-эксперты (бүлек хокукларында) Диева Альбина мөрәҗәгать иткән гражданнарга ташламалы нигездә пенсиягә чыгу, нинди документлар кирәк һәм ташламалы стажга нинди чорлар кирәк булуы, хезмәт кенәгәсендә эшләү вакыты үтсә, анда акча туплау часте суммасын каян белү кебек сорауларга консультация бирде. Белгеч Пенсия фондының дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә кулланырга киңәш итте.

Мондый көннәр гражданнарга шәһәр һәм авыл җирлекләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International