ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Күләгәш авылында мариларның милли бәйрәменә хәтта күрше республикалардан да делегацияләр килде.

 

Әгерҗе районында барлыгы 3035 мари яши. Бима авыл җирлегендә – 1053, Күләгәштә – 497, Кадрәктә – 517, Азевода – 283, Красный борда – 150, Тирсәдә – 85, Әгерҗедә 450 мари гомер кичерә. Халык саны буенча марилар – районда өченче урында.

Чираттагы “Яшәү яме“ китабына кергән “Бездән соң да сагынып җырларлар“ җыры Наил абыебыз НӘБИУЛЛИНның бөтенләйгә хушлашуы булган дип кем уйлаган?! “...Яшәрми кая барасың, ничекләр картаясың, дөньялары матур булганда” дип тә җырлаган иде ул апрель аенда соңгы тапкыр уздырган иҗат кичәсендә.

 

Кемнәрдер өчен бер кирәксез булган пластмасс шешә, капкач, төрле савытлардан могҗиза тудыра ул. Күз явын алырлык чәчәкләр өен, ишегалдын, бакчаларын бизи. Мадык авылында яшәүче Любовь ИЛЬИНА һәр көнне матур уй-хыялларга бирелә дә, шуларны тормышка ашыру өчен көннәрен генә түгел, төннәрен дә эшли.

 

“Ул балачактан бик тере, шук, гел нәрсә дә булса уйлап чыгара, иҗат итә, яңа идеяләрен тормышка ашыру өчен янып-көеп йөри иде“, – дип искә ала Владмир ИШМУРЗИНның апасы Надеҗда.

Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтае булып узды. Монда берлекнең соңгы 4 елында башкарылган эш-гамәлләре тикшерелде, ике корылтай арасында узган әдәби чаралар барланды. Чараның төп вакыйгасы – иҗади берлеккә яңа рәис сайланды.

Әгерҗе районы тарихы музее истәлеекле урыннар буйлап сәяхәткә чакыра. 6 июльдә – Биләргә, 9 июльдә – Болгарга, 19 июльдә – Башкортостанның Красноусольск шәһәренә. Белешмәләр өчен телефоннар – 22757, 89053713077. 

 

25 июньдә Ижауның “Чекерил“ спорт комплексында милли бәйрәмебез – Сабантуй гөрләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International