ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

Район кулланучылар җәмгыяте системасында кырык елга якын сатучы булып эшләүче Зәйтүнә НУРИМАНОВАны Татарстан потребкооперациясенең йөз еллык юбилей тантанасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре“ исеме бирелү белән котлады. 

 

Бу көннәрдә базар-кибетләрдә әти-әниләр, укучылар мәктәп кирәк-яраклары сайлау белән мәшгуль. Һәр баланың да беренче уку көнендә мәктәпкә матур итеп киенеп, яңа букчасын тотып барасы килә.

15 августта Әгерҗедә “Яшьлек“ ял паркында коляскалар парады була. Бәйрәмнең вакыты турында  соңрак хәбәр итәрбез. Безнең сайтны карап барыгыз.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә республика районнары буйлап эшлекле сәфәргә чыкты. 11 августта  ул Әгерҗе районына килер дип көтелә иде. Президентның эшлекле сәфәре 15 августка күчерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International