Татарстанда ковид котыра: тагын бер ковид-үзәк ачалар

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Әлмәттә онкология диспансеры базасында тагын бер ковид-мәйданчык ачарга дигән карар кабул ителде.

Район активы белән традицион планеркада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, коронавирус белән хәл кискенләшә бара.

«COVID җиңелмәде. Шәһәрдә барлык мәйданчыклар да тулы», — диде Тимур Нагуманов.

Район башлыгы шулай ук Роспотребнадзорга һәм полициягә эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. 

Исегезгә төшерәбез,  Владимир Путин ковидка каршы вакцинация темпларын көчәйтергә, ләкин мәҗбүри итмәскә дип боерган иде.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slak/tatarstanda-kovid-kotyra-tagyn-ber-kovid-zk-achalar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International