ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2017 ел
шимбә

29 апрельдә Казанның “Пирамида“ күңел ачу үзәгендә  “Ел хәйриячесе – 2016“ республика бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтлиләр.

 

Районыбыздагы барлык Мәдәният йортлары өч ай дәвамында фестивальгә әзерлек белән яшәделәр. 36 коллективны «иләктән иләгәннән» соң иң матур чыгыш ясаучылар финалга уздылар.

Район башлыгы Валерий Макаров Евразия Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының VIII Халыкара конференциясендә катнашып кайтты.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада тәүге тапкыр «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе» бәйгесен игълан иткән иде. Анда республиканың 75 белем бирү учреждениесе катнашты. Узган атнада җиңүчеләрне игълан иттеләр. Грантка республиканың ун мәктәбе лаек булды. Алар арасында районыбызның Кадыбаш урта мәктәбе дә бар. Бер миллион сумга сертификатны директор Фәния Рәшитовага Казанда тантаналы шартларда республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырды. Котлыйбыз! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International