Әлфия Когогина эш визиты белән Әгерҗедә булды

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Әгерҗе районында булды.

Визит кысаларында ул "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында булды, анда яшәүчеләр өчен "Сәламәт пенсионер" акциясе уза. Депутат катнашучыларны Өлкәннәр көне белән котлады. Үз чыгышында ул, үз-үзен изоляцияләү шартларына карамастан, актив тормыш позициясен саклап калу, күңелгә ятышлы шөгыльләр табу һәм, әлбәттә, яңа белемнәр алуны дәвам итү бик мөһим, дип билгеләп үтте.

Шулай ук 3 нче мәктәптә очрашу да җанланып узды, анда Әлфия Гомәровна капиталь ремонттан соң ашханә һәм азык-төлек блогын карады.

Аннары ул район активы белән эшлекле киңәшмәдә катнашты, анда социаль-икътисадый үсешнең төп бурычлары һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.

Торак пунктларда социаль газлаштыру темасына аерым тукталды.

Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/alfiya-kogina-posetila-s-rabochim-vizitom-agryz

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International