Әгерҗе районында хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатына бәйсез бәя бирелә

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

2021 елда эшчәнлекне гамәлгә ашыручы мәгариф һәм мәдәният өлкәсе оешмалары хезмәтләренең сыйфатын бәйсез бәяләү Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында 33 белем бирү оешмасы һәм 4 мәдәният өлкәсе оешмасы арасында уздырыла.

Мәгълүматны җыю һәм гомумиләштерү гамәлдәге законнарда билгеләнгән 5 гомуми критерий буенча уздырыла (алга таба - «бәяләү критерийлары»):

белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы;

хезмәтләр күрсәтү шартларының уңайлылыгы;

инвалидлар өчен хезмәт күрсәтүләрдән файдалану;

оешмалар хезмәткәрләренең шәфкатьлелеге, ихтирамлылыгы;

хезмәтләр күрсәтү шартлары белән канәгатьлек.

Мәгариф һәм мәдәният өлкәсе оешмалары хезмәтләренең сыйфатын бәйсез бәяләүне уздыру эшен "Әгерҗе муниципаль районы үсеш фонды" коммерцияле булмаган оешма-операторы башкара

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International