2021 елның 20 октябрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакырганда гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрә

2021 елның 15 октябре, җомга

2021 елның 20 октябрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакырганда гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрә

Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның туганнары белән турыдан-туры элемтәнең төп максаты булып дөрес мәгълүмат бирү тора. Алдагы хәрби хезмәт буенча төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга гражданнарга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре ярдәм итәчәк. «Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

Сез шулай ук WhatsApp ка армиягә чакыруга кагылышлы сорауларыгызны 7 (939) 345-37-50 телефоны номеры буенча җибәрә аласыз.

Консультация вакыты: 09.00 дән 16.00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International