Дәүләт Думасы беренче укылышта 2022 елда хезмәткә түләүнең минималь күләмен 6,4 процентка арттыру турында закон проектын кабул итте. Сумма алдагы 2020 ел өчен медиан хезмәт хакының 42 проценты дәрәҗәсендә билгеләнә. Росстат мәгълүматларына караганда, бу 32 422 сум.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Әлеге новелла «бюджет пакетыннан» берничә закон проектын карау кысаларында кабул ителде һәм хезмәт хакын 2,7 млн га якын хезмәткәргә күтәрергә ярдәм итәчәк».
Шул рәвешле, 2022 елда хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 13 617 сум тәшкил итәчәк. Бу агымдагы, 2021 ел белән чагыштырганда 825 сумга югарырак. Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, МРОТ шулай ук Россия буенча тулаем яшәү минимумыннан чираттагы елга (Икътисади үсеш министрлыгы фаразына караганда, 13 026 сум) түбәнрәк һәм агымдагы елга МРОТтан түбән була алмый.