23-24 октябрь көннәрендә Әгерҗе шәһәренең 3нче мәктәбе 7Б сыйныф укучысы Хаҗиәхмәтова Элина Айратовна абсолют көрәш буенча дөнья чемпионатында ике тапкыр җиңү яулады.
Ярышлар Мәскәүдә узды, дип хәбәр итә мәктәп коллективы.
Киләчәктә дә уңышлар телибез! Алга таба гына! Котлыйбыз һәм шундый зур җиңүебез белән горурланабыз!