Бу елларда Конституция Россия Федерациясе кысаларында гражданнарның, дәүләтчелегебезнең, җәмгыятьтәге социаль-сәяси тотрыклылыкның, хакимиятнең барлык звеноларының бердәм һәм нәтиҗәле эшенең ышанычлы гаранты булды һәм ул мөһим икътисадый һәм социаль бурычларны хәл итүдә ышанычлы ориентир булып тора, республиканың һәр кешесенең иминлеген тәэмин итә.
Бары тик хокукларыбызга һәм бурычларыбызга сакчыл караш кына дәүләт төзелеше нигезләрен саклауда ярдәм итә ала.
Ышанам ки, конституцион нормаларга һәм нигезләмәләргә таянып, без алга таба да районыбыз һәм күпмилләтле Татарстан хакына иҗади хезмәт итә алачакбыз.
Барыгызга да тынычлык, игелек һәм иминлек, бәхет һәм хезмәт эшчәнлегендә яңа уңышлар телим!
Район башлыгы А.Р. Вәлиев