Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм һәм бәһасез хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре белдерәм!
Бөтен заманда эчке эшләр органнары дәүләтнең хокук тәртибен, шәхес һәм җәмгыятьнең иминлеген тәэмин итүче мөһим институты булган. Сезнең эш күрсәткече - ул сводкаларда җинаятьләрне ачу буенча коры саннар түгел, ә, барыннан да элек, югары бәяләү һәм җәмгыять ышанычы.
Безнең район һәм тулаем республиканың киләчәге турыдан-туры сезнең эшкә тугрылыклы булуыгызга, компетентлылыгыгызга һәм фидакарьлегегезгә бәйле.
Эчке эшләр органнары ветераннарына закон һәм хокук тәртибен югары квалификацияле саклаучыларның бер генә буынын тәрбияләмәгән һәм халыкка намуслы хезмәт итү традицияләрен булдырган өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.
Энергия, югары һөнәри осталык, үз көчләрегезгә ышаныч һәм оператив уңышка ирешү безнең Ватаныбызның чәчәк атуы хакына хезмәт иткән даими юлдашыгыз булсын!
Район башлыгы А.Р. Вәлиев