«Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча 2021 Олимпиадасына йомгак ясалды

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәрә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча ел саен уздырыла торган республика Олимпиадасына йомгак ясалды. 2021 елгы Олимпиадада катнашкан укучылар арасында Әгерҗе районы буенча бер призер билгеләнде. “Кулланучылар законнарын өйрәнүгә омтылыш” номинациясендә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Шагов Тимур Марат улы җиңүче булды.

Призерны чын күңелдән олимпиадада уңышлы чыгыш белән котлыйбыз!

Олимпиадада катнашучылар, катлаулы олимпиада биремнәрен үтәп, максатчанлык, стандарт булмаган фикерләү күрсәттеләр. Бу олимпиадада катнашу тәҗрибәсе сезне күп нәрсәгә өйрәтте. Ирешелгәннәрдә беркайчан да тукталып калмагыз - укыгыз, яңаны белегез, үсегез. Уңышлар, илһам, иҗат һәм көн саен позитив!

Шулай ук һәр баланы укытуга һәм үстерүгә ярдәм иткән педагогларны һәм ата-аналарны котлыйбыз.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2021елның декабрендә булачак.

 

Набережночелнинский территориальный орган

Госалкогольинспекции Республики Татарстан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International