2022-2024 елларда Яшел Үзән, Питрәч, Биектау, Лаеш һәм Югары Ослан районнары территориясендә комплекслы кадастр эшләре башкарылачак (ККР).
Чаралар комплексына республика бюджетыннан акчалар бүленәчәк. Эшләр уздыру турындагы килешүгә агымдагы елның декабрендә кул кую планлаштырыла.
Комплекслы кадастр эшләрен үткәрү нәтиҗәсе булып, күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрын аларда урнашкан биналар, корылмалар, төгәлләнмәгән төзелеш объектлары турында белешмәләр белән тулыландыру тора, күчемсез мөлкәтнең гражданлык әйләнешен яхшырту, җир бәхәсләре санын киметү һәм җир ресурслары белән сыйфатлы идарә итүне тәэмин итү максатларында. Шулай ук ККР республика халкына күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшырту өчен яңа цифрлы сервислар булдырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Артем Костин.
ММЧ өчен элемтәләр
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
255-25-80 - Галиуллина Галина
https://rosreestr.tatarstan.ru.