Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта РФ Салым кодексына үзгәрешләр кабул итте, ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне НДФЛның 13% түләүдән азат итә, әгәр дә календарь ел дәвамында фатир сатудан алынган акчалар торак шартларын яхшыртуга сарыф ителсә. Агымдагы елның июлендә Россия Президенты Владимир Путин “Бердәм Россия” партиясе съездында закон чыгару үзгәрешләрен кертүне йөкләде.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Балалы гаиләләр, бигрәк тә күпбалалы гаиләләр - торак мәсьәләсе бик актуаль булган төп категорияләрнең берсе. Балалар туа, зур булмаган фатирда кысан була, әлбәттә, киңәергә кирәк. Кертелгән төзәтмәләр аеруча социаль әһәмияткә ия, дип саныйм, чөнки күчемсез милекне законда билгеләнгән сроктан алда сатканда салым суммасы балалы гаиләләр өчен шактый сизелерлек булырга мөмкин. Салым ташламаларын киңәйтү аларга уңайлы торак сатып алырга мөмкинлек бирәчәк».
Әлеге норма 2021 елның 1 гыйнварыннан алынган фатирларны сатудан кергән керемнәргә карата гамәлдә булачак.