Әгерҗе студентлары "Пушкин картасы" ярдәмендә музейга сәяхәт кылды

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Узган атнада, "Пушкин картасы" проектыннан файдаланып, Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы студентлары Иж - Бубый авылында булдылар. Алар бүген музей урнашкан сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов йортын күрделәр, дип хәбәр итә колледж коллективы.

Музей экспозицияләре авылның ничек барлыкка килүе, бертуган Бубилар тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли. Драматургыбыз, якташыбыз Таҗи Гыйззәткә багышланган күргәзмә дә балаларны бик тәэсирләндерде.

Яшьләр өчен экскурсияне Джаметова Гөлназ Феликс кызы үткәрде.

""Пушкин картасын" рәсмиләштермәгән барлык студентларны моны тизрәк эшләргә чакырабыз. Аның ярдәмендә алда сезне бик күп кызыклы чаралар көтә!"- дип мөрәҗәгать итә оештыручылар

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/tassrga-100-el/gere-studentlary-pushkin-kartasy-yardmend-muzeyga-syakht-kyldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International