Күптән түгел Әгерҗе һәм Малопургин районнарының мәгариф идарәләре арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Психолог педагоглар өчен үткәрелгән семинар-квест әлеге килешү кысаларында уздырылган чараларның беренчесе булды. Чараны 4 нче мәктәптә үткәрү сәбәбе дә бар. Бу мәктәп районда ПМС (психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм) хезмәтенең структур бүлекчәсе булып тора.
Семинар теоретик һәм практик өлешләрдән торды. “Мәгариф киңлекләрендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга психологик-педагогик һәм диагностик ярдәм күрсәтү” темасына белемнәрне камилләштерү белән беррәттән, педагоглар төрле тренингларда, мастер-классларда катнаштылар, төрле диагностик комплексларда эшләү тәҗрибәсе белән таныштылар.
Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-shkole-4-proshel-seminar-dlya-pedagov-psikhologov-agryzskogo-i-malopurginskogo-rayonov