10 декабрьдә алимент түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны чираттагы кабул итү була. Татарстанлылар сорауларына Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева җавап бирәчәк.
Алимент түләтү белән бәйле сорауларны үз яшәү урыны буенча суд приставлары бүлекчәләреннән видеоконференция-элемтә режимында бирергә мөмкин.
Кабул итүгә 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-20, 8(843)514-92-18 телефоны номерлары буенча язылырга мөмкин.
Хөрмәт белән,
Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте 8(843)514-92-43