27 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская С.Х. гражданнарны һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе А.Ф. Закиров кабул итәчәк.

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

2021 елның 27 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе гражданнарны кабул итү булачак.  

Шулай ук муниципаль районнарда яшәүчеләрнең үз сорауларын Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә “Skype” программасы аша Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү ярдәмчеләренә турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләгән халыкка (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International