Финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-зачеты

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Хәзерге вакытта финанс белемен күтәрү хакимият органнарының өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора. Ахыр чиктә, тулаем икътисадның үсеше дә халык һәм бизнес тарафыннан үлчәнгән һәм грамоталы финанс чишелешләрен кабул итүгә, мошенник гамәлләре куркынычын киметүгә бәйле.

Финанс агарту чаралары комплексын гамәлгә ашыруның әһәмияте Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасында да чагылыш тапты (2021 елның 8 октябрендәге).

Финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләү һәм финанс белемен күтәрү мәсьәләләренең мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү максатында ел саен Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәмендә финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-зачеты уздырыла.

Узган ел Татарстан Республикасы, халык арасында да (90 меңнән артык кеше), предприятиеләр арасында да (2 300 ләп МСП субъекты) максималь активлык күрсәтеп, Россия Федерациясендә беренче урынны алды.

Быел финанс зачеты 30 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр үткәрелә. Тестны тапшыру омтылышлары саны чикләнмәгән. Уңышлы тапшырганда катнашучылар исемле сертификат алачак. Беренче тапкыр зачетны индивидуаль рәвештә генә түгел, команда ярышында да сынап карау мөмкинлеге каралган.

зачетны finzachet2021.ru сайтында узарга мөмкин. Өстәмә рәвештә кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан финанс хезмәтләренә ихтыяҗ һәм алардан канәгатьлек алу турында сораштыру узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International