Дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлауларымны кабул итегез!
Конституция илебезнең бөтен хокукый системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели. Конституцияне белү һәм куллана белү - ул цивилизацияле тормыш нормасы, аның сыйфатын күтәрү өчен куәтле рычаг. Безнең бурыч - анда салынган гомуммилли кыйммәтләрне уку һәм саклау, алар нигезендә тотрыклы, хокукый, демократик дәүләт төзү. Әлеге максатка ирешү һәрберебезнең үз сәләтләребезне һәм көчебезне тулы күләмдә файдалануга омтылышына бәйле.
Чын күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет, иртәгесе көнгә ышаныч, иминлек һәм оптимизм, барлык планнарны уңышлы тормышка ашыруыгызны телим!
Район башлыгы А.Р.Вәлиев