Әлфия Когогина: Закон проектын кабул итү ятим балаларга социаль ярдәм гарантияләрен киңәйтә

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм итүнең социаль чараларын камилләштерү закон проектын кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Дәүләт Думасында безнең фракция сайлаучыларның наказларын үтәү буенча эзлекле эш алып бара. Тәкъдим ителә торган инициатива ятим балаларны 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге, мәктәпләрдә, көллиятләрдә, техникумнарда укучы яшьләрнең ата-аналарыннан мәхрүм калган балаларны тулысынча дәүләт белән тәэмин итүне ныгыта. Шулай итеп, без социаль ярдәмнең аерым ситуацияләрдә бәхәсле мәсьәләләрен юкка чыгарабыз. Мәсәлән, 18 яшьтән өлкәнрәк ятим балалар мәктәптә укыганда, яки яшь кеше көллияттә белем алу елларында ата-аналарын югалта".
«Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын кабул итү ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затларга, белем алу чорында бер яисә ике ата-анасын югалткан затларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен регламентлаштыруга бердәм алымнар билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

"Конституция нигезендә, дәүләт ятим балаларга карата ата-ана бурычларын үз өстенә ала, һәм закон проектын кабул итү аларның социаль ярдәм гарантияләрен киңәйтә", - дип йомгаклады парламентарий.

Закон проекты нигезендә социаль ярдәм күрсәтү (бушлай туклану, кием-салым, аяк киеме һәм йомшак инвентарь комплекты, торак бинада түләмичә яшәү яисә аларның тулы бәясен каплау, шулай ук түләүсез медицина ярдәме күрсәтү) ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, белем алу чорында төп гомуми, урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы ике ата-анасын яисә бердәнбер ата-анасын югалткан затларга таратылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International