Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сакчыл мөнәсәбәтне үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештыра. Аларның берсе Кичкетаң урта мәктәбе укучылары белән үтте. “Кичке Таң” заказнигы хезмәткәрләре балаларга кышларга кайсы кош-корт кала, кайда ничек яши, ничек туклана, ничек ярдәм итә, ни өчен очалар, дип сөйләделәр. Балалар, өлкәннәр белән бергәләп, мәктәп яны территориясендә кошлар өчен җимлекләр урнаштырдылар. Чара азагында балалар биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетыннан бүләкләр алды.