Әгерҗе районында яңа туристик объект - Татарстан халыклары дуслыгы авылы барлыкка килергә мөмкин. ТР Халыклар ассамблеясенең йомгаклау утырышында район башлыгы Азат Вәлиев шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.
«Хәзерге вакытта Халыклар дуслыгы йорты вәкиллеген, шулай ук ел әйләнәсендәге туристлык объектын - Россия халыклары традицияләре, көнкүреше, мәдәнияте белән танышырга, шулай ук милли кухняны сынап карарга мөмкин булган халыклар дуслыгы авылларын ачу мәсьәләсе карала», - диде ул.
Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryzskom-rayone-mozhet-poyavitsya-derevnya-druzhby-narodov-rossii