Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре!

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Энергетика көне белән котлыйм!

Яктылык һәм җылылык хәзерге заман кешесенең тормыш сыйфатын билгеләүче төп сыйфатларның берсе булып тора.

Сезнең эштә вак-төяк юк. Һәм бу тармакта эшләүче кешеләр, барлык авырлыкларга да карамастан, район халкын һәм предприятиеләрен тотрыклы һәм имин энергия белән тәэмин итүче югары профессиональ белгечләр булып тора. Эшкә җаваплы караш сезгә җитештерү бурычларын уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына намуслы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары, үз эшләренә тугрылыклы булулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.

Һәркайсыгызга сәламәтлек, бәхет, гаиләләрегезгә иминлек телим! Һөнәри эшчәнлектә киләчәктә дә авариясез эшләр һәм уңышлар!

 

Район башлыгы А.Р. ВӘЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International