Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең цифрлы үсеше министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия мәгълүмат технологияләрен үстерү фонды (алга таба - РФРИТ) «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында кече һәм урта бизнесны цифрлаштыруга ярдәм итү программасын эшләтеп җибәрде.
Әлеге программа буенча РФРИТ Россия программа тәэминаты хокук ияләрен (алга таба - ПО) сайлап алды. Программа кысаларында еллык кереме 2 млрд сумга кадәр булган кече һәм урта бизнес вәкилләре (шул исәптән шәхси эшмәкәрләр) һәм хезмәткәрләр саны 250 дән артмаган кеше Россия разработчикларын 50% ташлама белән сатып алырга мөмкин.
Тулырак шартлар РФРИТ рәсми сайтында тәкъдим ителгән (https://рфрит.рф/msp). Программа 2022 елда гамәлдә.
50% ташлама белән сатып алу мөмкинлеге булган Россия ПО исемлеге кушымтада бирелгән.