Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Пермь крае Хөкүмәте вәкилләренең һәм Росреестрдагы хезмәттәшләренең визиты кысаларында җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсы төзү буенча экспериментны гамәлгә ашыруда тәҗрибә уртаклашуга багышланган эшлекле киңәшмә узды.
Пермь крае делегациясе составына милек һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча министр Лариса Ведерникова, Пермь краеның мәгълүмати үсеш һәм элемтә министры Петр Шиловских, шулай ук милек һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча министр урынбасары вазифаларын башкаручы Артем Габдрахманов керде.
Татарстан Республикасыннан ТР Президенты ярдәмчесе - Рөстәм Мерзакреев, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров, Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры Аркадий Белкин, ТР Пространстволы мәгълүматлар фонды директоры урынбасары Руслан Комаров һәм башкалар тәкъдим ителде.
Росреестр идарәсе җитәкчесе - Лариса Аржевитина, «Пермь краеның Мәгълүмати үсеш үзәге» ДБУнең тармак проектлары идарәсенең төзелеш һәм геомәгълүмат системаларының цифрлы карарлары бүлеге башлыгы - Сергей Даллада, Чуваш республикасы буенча Росреестр җитәкчесе урынбасары Расколова Татьяна - ВКС режимында узган киңәшмәдә катнаштылар.
Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, сәламләү сүзе белән Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров ЕИР төзү буенча сынау проектында республиканың катнашуын билгеләп үтте. "Бүген Росреестр күрсәтелгән хезмәтләрне цифрлаштыруга аерым игътибар бирә. Минемчә, бу министрлыклар һәм ведомстволар арасындагы хезмәттәшлекне яхшы үстерә. Без үз чиратыбызда Пермь крае буенча Идарә белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез.
Бүген без тәҗрибә һәм белем алмашырга әзер, һәм алга таба да уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәбез”, - диде Азат Җаббаров.
ЕИРны гамәлгә ашыру барышы турында җентекләбрәк Татарстан Республикасы территориясендә Росреестр җитәкчесе урынбасары Артем Костин сөйләде: «Татарстанда дүрт район территориясендә ЕИР булдыру эше уңышлы төгәлләнде. Әлеге тәҗрибәне гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт хакимияте органнары белән берлектә БДКМСны җитмәгән мәгълүматлар белән тутыру буенча комплекслы план гамәлгә ашырылды. Экспериментта катнашучыларның тупланган тәҗрибәсе Россия Федерациясенең башка субъектлары тарафыннан да кулланылуы һәм бөтен ил территориясендә уңышлы рәвештә җәелдерелүе безнең өчен бик мөһим».
Шулай ук ТР буенча Кадастр палатасы директоры Аркадий Белкин: "ЕИР Кадастр палатасы проектын оптимальләштерү кысаларында Татарстан Республикасы буенча торак пунктларның түбәндәге чикләре кертелде: Питрәч районында - 71, Әтнә районында - 38, Яшел Үзән районында - 33. Шулай ук 2021 елда территориаль зоналар чикләре турында 2000 дән артык белешмә кертелде. Аерым алганда, Питрәч районында - 203, Әтнә районында - 70 һәм Яшел Үзән районында 8. Бу мәгълүматлар киң даирәгә ачык һәм дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк ".
Делегацияләр шулай ук дәүләт хакимияте органнарының ЕИР белән хезмәттәшлек буенча Росреестр белән хезмәттәшлеге мәсьәләсенә дә кагылды. Бу хакта үз докладында "Пермь краеның мәгълүмати үсеш үзәге" ДБУ (ВКС буенча) тармак проектлары идарәсенең төзелеш һәм геомәгълүмати системаларының цифрлы карарлары бүлеге башлыгы Сергей Даллада сөйләде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар алга таба Россия Федерациясенең барлык субъектлары территориясендә ЕИР булдыру проектын гамәлгә ашырганда хезмәттәшлек итү белән кызыксынуларын белдерделәр.
ММЧ өчен элемтәләр
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
255-25-80 - Галиуллина Галина