Илшат Фәрдиев Әгерҗе районына уникаль бүләк тапшырды

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Россиянең чаңгы ярышлары федерациясе вице-президенты, “Сетевая компания” АҖ генераль директоры Фәрдиев Илшат Шаехович Әгерҗе районына кулдан җыю инструментын - 18-клавиш концерт тальянын бүләк итте. Бу хакта Инстаграмдагы үз битендә район башлыгы Азат Вәлиев хәбәр итте.

Тальянның искиткеч матур яңгырашы безнең тамашачыларны районда үткәрелә торган барлык чараларда сөендерәчәк.

Район җитәкчелеге Илшат Шәех улына Әгерҗе районы тарихында беренче тапкыр барлыкка килгән шундый күркәм тальян өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/ilshat-fardiev-vruchil-agryzskomu-rayonu-unikalnyy-podarok-video

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International