27 гыйнварда 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында «Торак-коммуналь советлар» программасы узачак, ул өлешле төзелеш өлкәсендәге кануннар яңалыкларына багышланган. Әлеге тема буенча аңлатмаларны Татарстан Росреестры эксперты Альбина Алексеева бирәчәк.
Турыдан-туры эфир уздырганда ведомство вәкиле өлешләп төзелештә катнашу турында шартнамәләр төзегәндә нәрсә үзгәрүен һәм законнарда нинди яңалыклар өлешчеләрнең хокукларын якларга ярдәм итәчәген сөйләр.
Шул ук вакытта һәр тамашачы шулай ук аны дулкынландыргыч сорау бирергә мөмкин. Моның өчен программаның туры эфирының кайнар линиясе (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 номерын җыярга кирәк.
Программаны 13:30 дан 14:00 гә кадәр карагыз. Повтор 15:30 һәм 19:30; шимбәләр буенча - 18:30; якшәмбе көннәрендә - 13:30.
Шулай ук, узган теле- һәм радиоэфирларның язмалары белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru “Матбугат хезмәте” бүлегендә, “ВК” (vk.com/rosreestr16) һәм шулай ук Татарстан Росреестрының youtube каналында танышырга була.
ММЧ өчен элемтәләр
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
255-25-80 - Галиуллина Галина