2022 елның 6 февралендә “Талантлар саласы” балалар иҗат йорты базасында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча XI Республика темп-турнирының муниципаль этабы узачак. Катнашучыларны теркәү 8 сәг. 30 мин. Ярышлар 9 сәгатьтә башлана.
Җиңүчеләр Алабуга шәһәрендә зона ярышларының 2 этабында катнашачак.
Әгерҗе районы шахмат һәм шашка сөючеләрен актив катнашырга чакырабыз.