Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы юридик затларга (лицензиатларга) хәбәр итә.
«Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» 1995 елның 22 декабрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясындагы 5 пункты нигезендә алкоголь продукциясен сатып алуны (импорттан тыш), ташуны (экспорттан тыш) һәм ваклап сатуны җайга сала торган орган билгеләгән бәяләрдән түбән булмаган бәяләр буенча гамәлгә ашырыла.
2022 елның 26 гыйнварыннан Россия Федерациясе Финанс министрлыгы Приказына кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе территориясендә алкоголь продукциясенә минималь ваклап сату бәяләре алкоголь продукциясенә кимегән.
Шулай итеп, боерык нигезендә, 39% тан 40% ка кадәр аракыга минималь бәя 0,5 литр күләмле шешә өчен 261 сум тәшкил итә.
Бәяләр кую тәртибен бозган өчен административ җаваплылык РФ КоАП 14.6 маддәсенең 2 өлеше белән каралган. Юридик затлар өчен штраф күләме 100 000 сум тәшкил итә.
Үзгәрешләр басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә.